Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.04.2021, 14:01

Казан үзәгендәге юлларда 29 һәм 30 апрель көннәрендә транспорт хәрәкәтен чикләү ихтималы бар

Бу көннәрдә шәһәрдә Евразия икътисадый берлегенең хөкүмәтара советы утырышы узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). 29-нчы һәм 30-нчы апрель көннәрендә Казан үзәгендә автомобиль юлларында зур булмаган чикләүләр булырга мөмкин. Бу Евразия икътисадый берлегенең хөкүмәтара советы утырышын үткәрү белән бәйле.

Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе шәһәр халкын һәм кунакларын регулировщикларның сигналларын үтәргә һәм вакытлы уңайсызлыкларга аңлап карарга чакыра.

Утырыш барышында Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Россия хөкүмәтләре башлыклары Евразия икътисади берлеге кысаларында интеграцияләүнең актуаль бурычлары турында фикер алышачак. Эчке базар, таможня-тариф җайга салуы, космик тикшеренүләр өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларына аерым игътибар биреләчәк.

Моннан тыш, хөкүмәт башлыклары Евразия икътисадый берлеге кысаларында 2025 елга кадәр сәнәгать хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен караячак.

Барлык яңалыклар