Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта алып барылачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Иртәгә, 4-нче декабрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарының фермерлары җитештергән продукцияне 15 мәйданда 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр сатып ала алачак. Ярминкәләр атна саен 25-нче декабрьгә кадәр уздырыла.
Ярминкәләрдә Татарстанның 22 муниципаль районы, шулай ук республиканың 22 агросәнәгать комплексы оешмасы катнаша. 11-нче сентябрьдән шәһәрдә 12 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, шул вакыт эчендә 430,3 млн сумлык продукция китерелгән. Җитештерүчеләр тәүлегенә уртача 35,8 млн сумлык продукция сата, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты.
Ленинград урамы, 27
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкә Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында оештырылачак.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы товарларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан продукция сату өчен көн саен чатырлы 8 ярминкә мәйданчыгында сәүдә алып барыла: Липатов урамы, 7; Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселеше; Дементьев урамы, 7, Батыршин урамы, 20; Академик Лаврентьев урамы, 10; Ю.Фучик урамы, 72; Зәкиев урамы, 12 һәм Ломжа урамы, 2.