Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2022, 14:57

Илсур Метшин: «Шәһәр челтәрләре күгәргән дуршлагтан да начаррак хәлгә килгән»

Казанда «Водоканал» һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар челтәрләрен капиталь ремонтлау өчен федераль программа кирәк, дип белдерде Мэр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 19 нчы сентябрь, Алсу Сафина). Казанда «Водоканал» һәм җылылык белән тәэмин итүче оешмалар челтәрләрен капиталь ремонтлау өчен федераль программа кирәк. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин узган атнада Чистай урамында, «Татнефть Арена» каршында, өченче төньяк коллекторда барлыкка килгән чираттагы убылу турында әйтте. Убылуның сәбәбе – челтәрләрнең тузганлыгы.

«Водоканал»ның инвестпрограммасы тотылып бетте: коллекторның иң тузган 2,3 км участогы – якынча 1,6 млрд сум. Башка алыр җир юк. Безнең челтәрләр күгәргән дуршлагтан болайрак тузган. «Водоканал», җылылык оешмалары челтәрләрен алмаштыру буенча федераль программа кирәк. Без проблеманы беләбез, барысын да күрәбез, әмма капремонт программаларын тормышка ашыру өчен безнең теләк кенә аз», – диде шәһәр башлыгы.

И.Метшин сүзләренчә, өченче төньяк коллекторны реконструкцияләүгә генә дә 6 млрд сум кирәк. «Казан 175 млрд сум салым җыя. Без акчаны кирәкле шәһәр инженерлык челтәрләренә федераль программалар белән кайтаруны сорыйбыз. Мондый программалар бик күптән кирәк инде», - дип өстәде шәһәр башлыгы.

«Водоканал» мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Чистай урамындагы авария участогы коймаланган. «Агынты сулар өскә агып чыкмасын һәм якын-тирә йортларның канализациясе техник яктан дөрес эшләсен өчен тәүлек буе коллекторны юдыру бара, шулай ук гомуми озынлыгы 1 км булган ике тармакны үз эченә алган вакытлы схема монтажланган» - дип сөйләделәр предприятиенең матбугат хезмәтендә. Объектта көн саен 10 берәмлек техника һәм 30 хезмәткәр эшли, өстәмә рәвештә подрядчы оешмалар җәлеп ителгән.

Исегезгә төшерәбез, өченче төньяк коллектордагы эшләр 2022-2028 елларда магистраль челтәрләрне модернизацияләү һәм реконструкцияләүгә юнәлдерелгән өстәмә инвестиция программасы кысаларында үткәрелә. Инвестпрограмманың кирәклеге 3 мең километрдан артык «Водоканал» балансындагы челтәрнең 70% ының эксплуатация срогы тәмамлануга бәйле. Норматив срогы беткән челтәрләрнең озынлыгы 1700 км тәшкил итә, һәм бу сан ел саен арта бара.

Быел «Водоканал» авария хәлендәге 2300 метр озынлыктагы участокны реконструкцияләүне төгәлләргә планлаштыра. Хәзер эшләр Чистай урамындагы коллекторның беренче участогында, Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәрге өлештә бара. Экспертизада Ямашев проспекты, Адоратский урамыннан Әмирхан урамына кадәр 850 озынлыктагы коллекторның икенче участогы буенча проект документлары бар. Әмирхан урамы буенча, Четаев урамыннан Чистай урамына кадәр, озынлыгы 700 метр булган өченче участок буенча проект документациясен эшләү тәмамланган, эшләр башлануга әзерлек бара.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 19.09.2022
Видеорепортаж
19.09.2022 13:18
Илсур Метшин өченче төньяк коллектор буенча вәзгыятьне аңлатты
Барлык яңалыклар