Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.10.2020, 11:17

Илсур Метшин: «Кышын Казанда шәһәребездән Польшага кадәр ераклыкка тигез булган территорияне кардан чистарталар»

Казан Мэры техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзерлеген тикшерде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь, Ксения Швецова). Яңа кышкы сезонга Казанда төзекләндерү предприятиеләрендә 596 махсус техника әзерләнгән. Кардан чистартылырга тиешле шәһәр территорияләренең мәйданы 21 млн кв. метрдан артык тәшкил итә. Техниканың кышкы шартларда эшләүгә әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесендә булган вакытында бәяләде. Шәһәр башлыгы кар чистарту машиналары автопаркын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

Бүгенге көндә барлык төзекләндерү предприятиеләре кышын юлларны карап тотуга әзер, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Безнең подряд оешмаларында 600 берәмлеккә якын техника әзерләнде, - диде ул. - Бүген без 21 млн квадрат метр мәйданга кадәр юлларны чистартабыз. Аларның озынлыгын карасаң, бу 1900 чакрымнан артык - Казаннан Варшавага кадәр ара. Ягъни, кар яуганнан соң, без шәһәребездән Польшага кадәр арага тигез булган мәйданны тиз арада чистартырга тиеш».

21 млн кв. метрдан 4 млн кв. м диярлек тротуарларга туры килә, ә калганы - юлларга, дип өстәде И.Метшин. Беренче категория юллар кар яуганнан соң бер тәүлек эчендә чистартылырга тиеш, дип искәртте шәһәр башлыгы. «Быел подрядчыларыбыз безне уңайсыз хәлгә куймаслар дип ышанам», - дип билгеләде Мэр.

Махсус техника паркы кышкы сезонга яңартылды. Быел Казанда республика бюджеты акчасына 65 млн сумга 41 КАМАЗ ремонтланды, дип сөйләде Мэрга Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев. Ике ел эчендә барлыгы 196 млн. сумга 131 КАМАЗ капиталь ремонтланды.

Кар җыю машиналарында тәҗрибәле хезмәткәрләр эшләячәк, бүгенге көндә төзекләндерү объектларын карап тоту предприятиеләрендә 1,7 меңнән артык кеше эшли.

«Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе автопаркында 138 берәмлек техника бар, шуларның 104 берәмлеге кышкы җыештыру өчен, шул исәптән 26-сы - катнаш юл машиналары. Предприятие Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендәге юлларны карап тоту буенча генераль подрядчы булып тора, җыештырыла торган территориянең мәйданы - 4,17 млн кв. м. Шәһәр башлыгына «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе директоры Камил Закиров сөйләвенчә, быел предприятие 4 берәмлек техника сатып алган, шул исәптән юлларны карап тоту өчен бер төягеч.

«Быел 7 КАМАЗ ремонтланды, ә ике ел эчендә - 17, - дип хәбәр итте К.Закиров. - Тулаем алганда, автопарк кышкы чорда эшләргә тулысынча әзер».

Предприятиедә 120 юл эшчесе һәм 104 машина йөртүче һәм механизатор эшкә урнаштырылган. И.Метшин кар чистарту машиналарын йөртүчеләр белән аралашты һәм аларга алдагы кышта уңышлы эшләүләрен теләде.

Кышкы чорга Казанда 85 мең тонна бозлавыкка каршы материал әзерләнгән, шул исәптән 75 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 10 мең тонна ике фазалы реагент.

Татарстан башкаласында карны утильләштерү өчен 6 кар эретү пункты әзерләнгән. Ә декабрьгә Гадел Кутуй урамында яңа, җиденче кар эрү пунктын файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аның җитештерүчәнлеге тәүлегенә 3600 кубометр кар тәшкил итәчәк, уртача кар яву вакытында бу шәһәрдә вакытлы чүплекләрдән файдаланмыйча карны тулысынча утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Көчле кар яву очрагына өстәмә рәвештә кар өеп тору өчен 8 урын әзерләнгән.

Исегезгә төшерәбез, юлларны карап тоту эшләрен 2020 ел ахырына кадәр шартнамәчел йөкләмәләре булган 4 подрядчы оешма башкара. 2021 елга подрядчы оешмалар бу елның декабрендә конкурс процедуралары нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Тротуар һәм җәяүлеләр урамнарын җыештыруда уртача 600 юл эшчесен һәм 90 берәмлектән артык кече механизация техникасын эшкә җәлеп итү планлаштырыла.

Фоторепортаж
Илсур Метшин техниканың кышкы шартларда эшләргә әзерлеген тикшерде
Видеорепортаж
28.10.2020 11:00
Барлык яңалыклар