Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы шәхси исәпкә алу мәгълүматларына нигезләнеп расланачак.
Фото: Марат Мугинов
Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу мәгълүматларына нигезләнеп расланачак. Ә шәхсиләштерелгән исәпкә алу документларына үзгәрешләр кертелгәнче - билгеләнгән тәртиптә бирелә торган эш бирүче документлары белән.
Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре махсус стажның билгеле бер дәвамлылыгы булганда (мәсәлән, авыл җирлегендә 25 ел эшләү яисә шәһәрләрдә 30 ел эшләү) вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Медицина хезмәткәрләре өчен картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгу срогы бу очракта махсус стажны эшләп чыгару датасыннан һәм аңа мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан чыгып исәпләнә.
2020 елда кичектерү чоры ел ярым тәшкил итә. Димәк, әгәр кирәкле махсус стаж 2020 елда эшләнсә, пенсияне билгеләү өчен мөрәҗәгать итү вакыты ел ярымга, әгәр 2021 елда эшләнсә - өч елга, әгәр 2022 елда эшләнсә - дүрт елга кичектереләчәк. 2023 елдан һәм алга таба махсус стаж эшләп чыгарылганнан соң кичектерү чоры биш ел тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.