Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2021, 14:09

Казан Мэры шәһәр бистәләрен үстерү буенча киңәшмә уздырды

Бүгенге көндә су белән тәэмин итү челтәрләренең таушалуы, асфальтланмаган юллар һәм каты көнкүреш калдыкларын җыю аеруча кискен проблемаларның берсе булып кала.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр Башкарма комитетында шәһәр бистәләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрде, анда урамнарны яктырту челтәрен киңәйтү, юллар төзү, чүп җыю мәйданчыкларын төзекләндерү, җирле халыкны су белән тәэмин итү, социаль өлкә объектларын төзү һәм төзекләндерү буенча планнар турында фикер алыштылар. Торак массивлардагы агымдагы вәзгыять һәм шәһәр башлыгына беренче чираттагы бурычлар турында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте, ул әлеге юнәлешне җитәкли.

Казан территориясендә 97 бистә урнашкан, аларда якынча 168,6 мең кеше яши. Коммуналь инфраструктура өлешендә кулланучыларны электр һәм газ белән тәэмин итү буенча эшләр иң яхшылардан. Кулланучыларны тоташтыру, җиһазларны модернизацияләү мәсьәләләре предприятиеләрнең үзләре тарафыннан – «Сетевая компания» һәм «Горгаз» тарафыннан, бюджет акчаларын җәлеп итмичә, инвестиция программалары кысаларында тарифлар һәм өстәмәләр хисабына хәл ителә. И.Гыйниятуллин хәбәр иткәнчә, узган ел 52,7 км югары вольтлы линия, 15,5 км кабель линиясе һәм 9 трансформатор подстанциясе алыштырылган. Акыллы счетчиклар урнаштыру дәвам итә: 2020 елда алар 2,9 мең булса, агымдагы елда 5,9 мең данәдән артык булыр дип планлаштырыла. 

Бүгенге көндә Казанның барлык бистәләре диярлек газ белән тәэмин ителгән, икесе – Совет районындагы Чернопеньядан һәм Идел буе районының Татваленнан кала. И.Гыйниятуллин, Башкарма комитет ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына 2030 елга кадәр ТР газлаштыру программасына объектларны кертүгә заявкалар биргән инде. Салмачы, Кадыш, Мирный, Борисоглебское торак массивларында аерым урамнар һәм индивидуаль торак йортлар бар, аларга әлегә газ кертелмәгән. Якын елларга алар буенча эш планлаштырылган.

Авыл кешеләре өчен проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып юл темасы кала. Шәһәр бистәләрендәге юлларның гомуми озынлыгы 1049 км га җитә, шуларның өчтән бере асфальтланган. 748,3 км дан артыграгы ремонтка яки төзелешкә мохтаҗ. Бу эш республика юл эшләре программалары кысаларында башкарыла. Быел шәһәрнең ун торак массивында (Әмәт, Иске Горки, Вознесенское, Константиновка, Северный, Борисоглебское, Залесная, Аракчино, Плодопитомник, Борисково) 22 юлны ремонтлау каралган.

Бүген урамнарны яктырту белән 1791 урамның 1243-е җиһазландырылган. Барлык төп урамнар, җәмәгать транспорты маршрутлары уза торганнар яктыртылган. Республика һәм шәһәр бюджеты бүлеп биргән чаралар кысаларында бистәләрнең барлык урамнарын 100 процент яктыртуга биш ел дәвамында ирешергә мөмкин.

Киңәшмәдә су белән тәэмин итү темасына кагылдылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, бүгенгә челтәрләр 37 торак массивында бик нык таушалган. 24 торак массивы тулысынча су белән тәэмин ителгән, 4-е үзәк су белән өлешчә тәэмин ителгән, ә 19 бистәдә яшәүчеләр су колонкаларыннан һәм индивидуаль скважиналардан файдалана.

     Шуны да исәпкә алырга кирәк, соңгы берничә елда гына да «Водоканал» үз балансына хуҗасыз дип танылган 400 км тирәсе челтәр кабул итте. Аларның күпчелек өлеше – перспектив төзелешне исәпкә алмыйча хаотик рәвештә төзелгән бистәләр челтәре, дип аңлатты И.Гыйниятуллин. 

Шул ук вакытта соңгы елларда «Водоканал» шәһәрнең барлык торак массивларына су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен китерде, һәм бүген бистәләр эчендәге челтәрләрне салу яки алыштыру бурычы тора. 2021 елда Җиңү проспектыннан башлап Салмачы бистәсендә Үзәк урамына кадәр суүткәргеч төзү, Кече Клыки торак массивында Татарстан урамы буенча су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү, Борисоглебское торак массивында су үткәрү проектын эшләү планлаштырыла. Быелгы планнарда шулай ук 1 км озынлыктагы Залесный бистәсендә диаметрны арттырып суүткәргеч салу да каралган.

Аерым игътибарны көнкүреш чүп-чарын җыю һәм чыгару проблемасы таләп итә, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә катнашучылар. Поселокларда бу максатлар өчен контейнер мәйданчыклары төзелгән, кайбер торак массивларда калдыкларны капчыклап җыю алып барыла. Шәхси торак төзелеше зонасында барлыгы 412 чүп-чар җыю урыны булдырылган, аларның барысы да диярлек ремонт яки реконструкция таләп итә. Докладчы билгеләп үткәнчә, бу сан җитәрлек түгел, чөнки бу мәйданчыкларны төзекләндерүдән соң бистәләр үсүен дәвам итте, һәм бүген яңа мәйданчыклар төзү өчен җир участокларын билгеләргә кирәк. Мэр бу эшне башкарырга һәм калдыклар җыюның планлаштырылган күләме турында аңа хәбәр итәргә кушты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк бу һәм башка мәсьәләләр апрель аенда Казан Мэры Илсур Метшинның территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре белән булган очрашуда каралды.

Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров, аның урынбасары Игорь Куляжев, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Андрей Лобов, район администрацияләре башлыклары, «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров, «Казэнерго» АҖ директоры Рөстәм Абдулхаков катнашты.

 


Барлык яңалыклар