6:00 сәгатьтән төшкә кадәр 15 мәйданчык эшләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче октябрь). Иртәгә, 9-нчы октябрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Казанлылар Татарстан муниципаль районнарыннан килгән фермерлар продукциясен 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр 15 мәйданчыкта сатып ала алачак.
Шулай ук «Салават Купере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкәләр Осиново бистәсендә «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында да оештырылачак.