Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2021, 17:25

Җиңү көнендә Казанның кайбер юлларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Юлны шәһәр үзәгендә, шәһәрнең Мәскәү, Яңа Савин һәм Идел буе районнарында чикләячәкләр.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). 9-нчы майда Җиңү көнен бәйрәм итү һәм аңа багышланган чаралар уңаеннан Казанның кайбер урамнарында автомобильләр хәрәкәте чикләнәчәк. Тиешле карарлар шәһәрнең Башкарма комитетында имзаланды.

  • 1-нче май 15:00 сәгатьтән 11-нче май 11:00 сәгатькә кадәр (кирәк булганда)

    • Үзәк стадион янындагы парковка зонасы;

      - Әсгать Галимҗанов скверы янында җирле юл.

  • 6, 7, 8, 9-нче май көннәре (ЮХИДИ таләбе буенча)

    • - Оренбург тракты (5-нче номерлы йорттан Бутырская урамына кадәр).

  • 8-нче май 16:30 сәгатьтән 10-нчы май 8:00 сәгатькә кадәр
    • - Меңьеллык мәйданында (шул исәптән Бауман урамында, Профсоюз урамыннан Батурин урамына кадәр);

      - Кремль яр буе урамында;

      - Декабристлар урамында (Меңьеллык мәйданыннан алып Сибгат Хәким урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);

      - Декабристлар урамында (Комсомольская урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);

      - Ташаяк урамы буенча (Мәскәү урамыннан алып Меңьеллык мәйданына кадәр);

      - Уң як Болак урамында (Меңьеллык мәйданыннан алып Чернышевский урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);

      - Сул як Болак урамында (Меңьеллык мәйданыннан алып Чернышевский урамына кадәр) (9-нчы май 22.00 сәгатькә кадәр);

      - Цирк һәм Үзәк стадион арасындагы юл.

  • 8-нче май 18:00 сәгатьтән 10-нчы май 3:00 сәгатькә кадәр

    • - Бондаренко урамы буенча (Ямашев проспектыннан алып Маршал Чуйков урамына кадәр ике юнәлештә);

      Волгоградская урамында (Бондаренко урамыннан алып Короленко урамына кадәр ике юнәлештә).

  • 9-нчы май 21:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр (халык күп җыелган очракта)

    • - Сибгат Хәким урамы буенча.

Җәмәгать транспорты эше графигы, бәйрәм афишасы һәм акцияләр турында тулырак KZN.RU порталындагы «Казан Җиңү бәйрәм итә»  дигән махсус бүлектә  белергә була.



Барлык яңалыклар