Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2021, 09:50

"Иске шәһәр"дә 2022 елда гамәлгә ашырылачак "Безнең ишегалды" программасына әзерләнәләр

Тарихи үзәктә халык белән күрешеп, аларның йорт яны территорияләрен төзекләндерү планнары турында фикер алышу очрашулары башланып китте

 

"Иске шәһәр" префектурасында "Безнең ишегалды - 2022" республика программасын гамәлгә ашыруга әзерлек башланды. Матур гадәт буенча, аның кысаларында халык белән ишегалды территорияләренең булачак проектлары турында фикер алышулар уза. Татарстан урамында урнашкан 3/2 нче номерлы, Әхтәмов урамындагы 16 һәм 3 нче номерлы, Зәйни Солтан урамындагы 19 һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамындагы 52 нче номерлы йортларда яшәүчеләр белән мондый очрашулар узды инде. Үзенчәлекле территориядә яшәүчеләр капиталь ремонттан соң ишегалларының нинди булырга тиешлеге хакында үз фикерләрен җиткерделәр. Халыкның тәкъдимнәре 2022 елгы "Безнең ишегалды" программасына кергән йорт яны территорияләре проектларын эшләгәндә исәпкә алыначак.

 

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда "Иске шәһәр" префектурасында республика программасы кысаларында 15 йорт яны территориясе төзекләндерелгән иде.

 

"Безнең ишегалды" программасы турында тулырак мәгълүматны dvor.tatar проектының рәсми сайтында белергә мөмкин.

Барлык яңалыклар