Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2021, 16:34

60 нчы еллар стилендә: августта Казанда Чуйков һәм Мусин урамнары буйлап ишегалдын төзекләндерү төгәлләнәчәк

Ремонт эшләре барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Август аенда Казанда Чуйков урамы буенча 25 һәм 25а номерлы һәм Мусин урамындагы 68 һәм 68а номерлы йортлар ишегалларын төзекләндерү эшләре тәмамланачак, ул республика программасы буенча алып барыла. Биредә ял итү зоналары оештырыла, балалар һәм спорт мәйданчыклары, футбол кыры төзеләчәк. Бу ишегалды шәһәрдә иң гадәти булмаганнарның берсе булачак – ул 60 нчы еллар стилендә ясалачак, ә аның төп темасы экологик яктан чисталык булачак. Кече архитектура формалары авыл йортларын хәтерләтәчәк, ә биналарның фасадларын граффити бизәячәк. Ремонт эшләре барышын Казан Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты.

Авыл йортлары һәм экологик булу

«Безнең ишегалды» президент программасы шәһәрнең йөзен бик нык үзгәртә. Бу асфальт һәм төзекләндерү мәсьәләләре генә түгел, бу – яңа тормыш дәрәҗәсе дә. Без шәһәр үзәген дә, ерак районнарны да яңартабыз – төзекләндерү, төзеклек һәм уңайлылык буенча алар тиешле дәрәҗәгә чыга», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

60-нчы елларга кадәр хәзер йортлар урнашкан территориядә Савиново авылы булган, шуңа күрә бу ишегалдының төп темасы – экологик булу. «Мәсәлән, ишегалдында басып торган перголалар монда булган беренче йортларның шәүләләрен кабатлаячак. Биредә күптән яшәүче кешеләр аларның нинди кыяфәттә булуларын хәтерлиләр. Ә подъездлар нумерациясен билгеләүдә үсемлек орнаменты кулланылачак», – дип сөйләде Мэрга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.

Йортларның фасадларына граффити ясау планлаштырыла. Шулай итеп, биналарның берсен штукатуркадан борынгы йортларның тәрәзәләре ясалачак рәсем бизәячәк. «Без ишегалдын матур һәм уңайлы итеп кенә калмыйча, үз үзенчәлеге белән дә ясыйбыз», – дип билгеләп үтте И.Куляжев.

Яңа коммуникацияләр ишегалдын су басу проблемасын хәл итә

Яңа Савин районы 80-нче еллар азагында ук актив төзелә, бүгенге көнгә юллар өслеге һәм ишегалларының күп өлешендә квартал эчендәге юлларның торышы туза, дип билгеләде Мэр. “Бу ишегалдында 1300 кеше яши – балалар, яшьләр, пенсионерлар. Биредә барлык яшьтәге кешеләр өчен вакыт уздыру өчен шартлар булдырылачак – спорт һәм балалар мәйданчыклары, эскәмияләрдән ял итү зонасы барлыкка киләчәк, – дип өстәде Мэр. – Без монда якынча 65 млн сум кертәбез – бу җитди сан».

Эшләр тәмамланганнан соң, йортларда яшәүчеләр зарланган проблема да хәл ителәчәк – агым сулар аркасында су басу. Киләчәктә моннан котылу өчен ишегалдында яңа канализация һәм җылылык челтәрләре салынган, дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Илсур Метшин ишегалдын карады, шулай ук җирле халык белән аралашты. Аларның берсе – Наилә Хафизова, ул монда инде 36 елдан артык яши, шуңа күрә 60-нчы еллар стилистикасында ишегалды бизәлешен бәяли алачак. «Бездә бер тапкыр да мондый глобаль эшләр үткәрмәделәр. Ишегалды бик начар хәлдә иде, даими рәвештә аны су баса иде, яңгырдан соң су озак торды, – дип сөйләде ул. – Минем оныкларым, кечесенә 14 яшь, алар футбол кыры барлыкка килүгә шат булачак».

Йортларның битараф булмаган халкы төзекләндерүгә кушылды һәм үз өлешен кертә – алар инде чыршы һәм юкә утырттылар, ә бакчаларны чәчәкләр белән бизәячәкләр.

«Безгә һәм балаларыбызга, оныкларыбызга шундый бүләк ясаганнары өчен рәхмәт», – дип өстәде Н.Хафизова.

«Ишегалларының тышкы күренеше кешеләрнең кәефенә тәэсир итә – алар иртән эшкә һәм укуга чыгып киткәндә, кичен өйләренә кайтканда күрә торган нәрсә, – диде Мэр. – Ишегаллары үзгәрә, һәм тулаем Казан үзгәрә. Эшләр тулы көченә бара. Без быел планлаштырылган территорияләрнең яртысыннан артыгын төзекләндердек инде. Вакыт бар әле, шуңа күрә бөтен эшләрне вакытында тәмамлыйбыз».

Юл эшләре 73%ка үтәлгән

Ишегалдын төзекләндерү эшләре июнь азагында башланды, монда асфальт өслек яңартыла, тышкы яктырту урнаштырыла, эскәмияләр һәм урналар, контейнер мәйданчыклары, балалар җиһазлары урнаштырылачак. Моннан тыш, ишегалдында «Уютный дом» идарә компаниясенең шәһәр программалары һәм инвестицияләре хисабына футбол кырын төзекләндерәчәкләр, балалар бакчасына таба квартал эчендәге юлларны сузачаклар.

Хәзерге вакытта юл эшләре 73%-ка үтәлгән, дип сөйләде «Казаньдорстрой» ҖЧҖ директоры урынбасары Инсаф Хисамиев. Хәзерге вакытта ишегалдында юл һәм тротуар бортын урнаштыру, шулай ук асфальтлаштыру алып барыла. 35 кеше һәм 12 берәмлек техника эшли: укладчиклар, катоклар, төягеч экскаваторлар, дип өстәде И.Хисамиев.

Юл эшләрен төгәлләүдән тыш, ишегалдында яшелләндерү эшләрен башкарасы, урам җиһазларын урнаштырасы калды. «Августта эшләр ахырына якынлашачак, һәм халыкның президент программасы ярдәмендә яңа уңайлы ишегалды барлыкка киләчәк», – дип уртаклашты планнары белән ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Безнең ишегалды» программасы буенча барлыгы 223 йортны төзекләндерү планлаштырыла.

Ишегалдында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов, подрядчы оешмалар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Илсур Метшин Чуйков һәм Мусин урамнары буенча урнашкан йортларның ишегалларын ремонтлау барышын карап кайтты
Видеорепортаж
22.07.2021 16:25
Илсур Метшин Чуйков һәм Мусин урамнары буенча урнашкан йортларның ишегалларын ремонтлау барышын карап кайтты
Барлык яңалыклар