Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Нурмөхәммәтов Фәнис Вагыйзь улы

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы

Телефон номеры: +7 843 519 34 00

Почта: avia.novsav@tatar.ru

Адрес: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 404-нче кабинет

Эш сәгатьләре: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр




Тормыш юлы

1981 елның 18-нче ноябрендә Татарстан Республикасының Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.

2010 елда «Оешма менеджменты» юнәлеше буенча «ТИСБИ» идарә академиясен тәмамлаган.

2003 елның мартыннан 2008 елның сентябренә кадәр «Түбән Кама нефть эшкәртү заводы» ААҖ хезмәткәре булган.

2008 елның сентябреннән 2010 елның февраленә кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы директор ярдәмчесе.

2010 елның мартыннан 2011 елның августына кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры урынбасары.

2011 елның августыннан 2012 елның сентябренә кадәр – «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятие директоры.

2012 елның сентябреннән 2021 елның апреленә кадәр – «Казан зооботаника бакчасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе директоры.

2021 елның апреленнән маена кадәр – Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары.

2021 елның 19-нчы маеннан Казан шәһәре Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы.

Бүләкләнгән: «Хезмәт һәм батырлык өчен» мактау билгесе (2019 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының мактау грамотасы (2015 ел), Транспорт комитеты мактау грамотасы (2011 ел), «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль унитар предприятиесе мактау грамотасы белән (2010 ел), «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале белән (2014 ел).

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булып торган (2019-2021 еллар) .

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

 





Все контакты