В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларга меңнән артык спортчы киләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Ярышларга меңнән артык спортчы киләчәк, алар дүрт яшь төркемендә медальләр өчен көрәшәчәк. Ярышлар кысаларында шулай ук яшь чирлидерлар өчен фестиваль дә узачак.
Чемпионат һәм беренчелек Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә оештырыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте. Ярышлар ТР Хөкүмәте ярдәме белән оештырылды.
Чир спорты Татарстанда 2016 елдан бирле үсә. Республиканың Чир спорты һәм чирлидинг федерациясе президенты Резеда Фатыйхова әлеге спорт төренә карата кызыксыну артуын билгеләп үтә. Аның сүзләренә караганда, ел саен үзләрен чир спортында сынап карарга теләүче яшьләр саны арта бара. Татарстанның чир спорты буенча җыелма командасы бөтенроссия турнирларында даими катнаша, анда еш кына призлы урыннар яулый.